«Бездән акча талыйлар!» дип чаң сугучы әти-әниләр кайсы шәһәр һәм районнарда күбрәк?

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди халык. Ә менә укытучыларга иң яхшы бүләк нәрсә икәнен беләсезме? Белмәсәгез – белегез: көндәлектәге «дүртле», «бишле»ләрдән дә яхшысы юк! Без әйтмәдек, түрәләр әйтте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр. Яңа ел алдыннан искәртеп куюлары, күрәсең.

Мәктәпләр, балалар бакчалары акча җыймыйча яши аламы? Бу сорауга төгәл җавап юктыр. Кайбер әти-әниләр бүләккә дә, чиста суга да, ремонтка да ике дә уйламыйча акча тапшырса, икенчеләре үз баласына эш дәфтәрләре сатып алырга да каршы. Әнә шуннан башлана да инде… Быелның тугыз аена алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында әти-әниләрдән законсыз акча җыюга бәйле 103 шикаять теркәлгән. Урынга барып тикшерүләр нәтиҗәсендә, 21 хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган. «Акча җыю очраклары нигездә ремонт ясау, эш дәфтәрләре, уку-язу кирәк-яраклары сатып алуга бәйле», – дип аңлатты матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов.

«Эш дәфтәрләре дәрес өчен кирәк бит, мәктәпләрне аның белән ник дәүләт тәэмин итми, артык тавыш та чыкмас иде» дигән сорауга да җавабы бар урынбасарның. «Эш дәфтәрләре – уку-язу алымнарын тагын да яхшыртырга ярдәм итүче өстәмә әдәбият булып санала. Ул әти-әниләр ризалыгы белән генә сатып алынырга мөмкин. Мәктәпләр уку әсбаплары белән йөз процент тәэмин ителгән», – диде ул.

«Бездән акча талыйлар», – дип чаң сугучы әти-әниләр Казанда һәм Чаллыда күбрәк. Хәер, бу аңлашыла да. Зур шәһәрләрдә балалар саны да бермә-бер күп. Ә менә күзәтүче органнарга килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне теге яки бу төбәктәге укучылар санына бүлеп караганда, «кара исемлек»кә Әтнә, Югары Ослан, Питрәч һәм Балык Бистәсе эләккән. «Сүз тикшерү барышында расланган очраклар түгел, ә статистика мәгълүматлары турында бара», – дип тә искәртте Рәмис Мөҗипов. Аның каравы Балтач, Зәй, Мөслим, Теләче һәм Яңа Чишмә районнарында яшәүче әти-әниләрнең күңеле тыныч. Биредә мәктәп һәм балалар бакчаларында законсыз акча җыюга бәйле мөрәҗәгатьләр гомумән дә юк. Әти-әниләр белән эшли беләләр, ахры.

Ике арада уртак тел табып була, әлбәттә. Моны Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов та ассызыклады. «Мәктәпләрдә акча җыю республикада озак вакыт кискен проблема булып торды. Әлеге юнәлештә кабул ителгән чаралар вазгыятьне җиңеләйтте. Без хәзер әти-әниләрдән килеп ирешкән шикаятьләр саны кимүен күзәтәбез. Өстәвенә укытучылар һәм тәрбиячеләр акча җыю эшеннән читләштерелде», – диде Алексей Панкратов.

Хәер, акча кайда да тынгылык бирми. Республика көллиятләре һәм югары уку йортларының – үз «чир»е. Биредә урындагы затларның үз мәнфәгатьләрен башкалардан өстен кую очраклары күп, ди белгечләр. «Хезмәткәрләр үзләренә файда алу өчен, туганнарын эшкә ала, аларга яхшы хезмәт хакы билгели, өстәмә премия түли», – дип сөйләде Рәмис Мөҗипов. Ел башыннан бирле шундый 69 очрак ачыкланган. Нәтиҗәдә 7 кеше, шул исәптән 2 җитәкче эшеннән алынган. Кайберәүләр булмаган студентларга стипендия түләп булса да, әзме-күпме акча эшләп калмакчы. Чүпрәледәге уку йортларының берсендә, мәсәлән, директорны, аның урынбасарын һәм тагын берничә хезмәткәрне студентлар исемлегенә өстәп куйганнар.

«Без әти-әниләрдән акча җыюга каршы, – диде Рәмис Мөҗипов. – Хәтта бүләккә дә. Укытучыга иң зур бүләк ул – укучыларының яхшы билгеләре. Әлбәттә, балалар Укытучы көне, Яңа ел, 8 Март кебек бәйрәмнәр турында белергә, укытучыны хөрмәт итеп, аны котларга тиеш. Тик әти-әниләрдән акча җыю бәрабәренә түгел».

Матбугат очрашуында тикшерүчеләр тарафыннан энә күзе аша үткән тагын бер тармак – авыл хуҗалыгы. Ни хикмәт, сала турында сүз чыккач, сөйләрлек сүз күп булмады.

– Бездә республиканың кайсы районнарында коррупция очраклары күбрәк булуына бәйле статистика юк, – диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. – Вазгыять төрле булырга мөмкин. Безнең өчен авыл хуҗалыгына бүлеп бирелгән акчаның тиешенчә тотылуы мөһим. Җир файда китерергә тиеш. Әлеге юнәлештә зур эш башкарыла.

Аерым очракларга Алексей Панкратов кына тукталды. Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы үсешенә бүлеп бирелгән акчаны контрольдә тоту аеруча зур җаваплылык таләп итә. Быел төрле субсидия, грантларны тиешенчә файдаланмау очраклары Арча, Биектау, Спас, Азнакай, Мөслим кебек районнарда ачыкланган. Спаста, мәсәлән, фермер сөт җитештерүне үстерүгә дип бирелгән субсидияне кесәсенә салып куймакчы булган. Азнакайда берәү җиһаз сатып алуга дип откан грант акчасына үзенә өр-яңа машина алып кайткан. Укытучылар һәм тәрбиячеләр генә «иномарка»ларга кызыга башламасын. Булыр аннары хәлләр…

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү