Мәдәният институты “Россия чыршылары” проектына кушылган

Казан дәүләт мәдәният институты беренчеләрдән булып федераль дәрәҗәдә уздырыла торган “Россия чыршылары” иҗтимагый проектына кушылган.

Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы алдыннан, мәдәният институтының инжиниринг үзәге үзенчәлекле Яңа ел композиция ясаган. Алар аны “Татарстан көйләре” (шулай ук оештыручылар аны яратып “Татар чыршысы” дип тә атый) атаган.

Әлеге композиция Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм Татарстан осталары тарафыннан башкарылган һәм республиканың борынгы кәсепчелек традицияләрен чагылдыра торган эшләнмәләрдән тора.

Бүген Россия креатив атналыгы кысасында әлеге чыршыны тәкъдим итү булды. Чараны күн мозаикасы техникасында башкарылган әйберләр ясау буенча традицион мастер-класс, милли костюмнар һәм халык көйләре тулыландырды. Татарстан чыршысы белән беррәттән экспозициядә Архангельск, Рязань, Түбән Новгород өлкәләре, Красноярск крае чыршылары, хохлома, гжель эшләнмәләре, Мәскәү өлкәсенең Богородск уенчыклары һәм башкалар тәкъдим ителгән иде.

Әйтергә кирәк, катнашучылар Татарстан чыршысына карата зур кызыксыну белдергән, шуңа да проектны оештыручылар аны Мәскәү һәм Санкт-Петербургка да алып барырга ниятлиләр.


Фикер өстәү