9 яшьлек малай аркасында мошенниклар әнисенә кредит рәсмиләштергәннәр

Ярославль өлкәсендә мошенниклык турындагы эш тикшерелә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Төбәкара идарәсе хәбәр итә.

Красноперекоп районы полициясенә бер хатын кыз тугыз яшьлек улының мошенникларга картасыннан 35 мең сум акча күчерүе турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Укучының әнисе әйтүенчә, ул улына телефонын биргән, малай онлайн уеннар уйнаган. Уен барышында  балансны тулыландыру кирәклеге турында хәбәр ала, Малай әнисенең картасының мәгълүматларын кертә.

Әнисенең счетыннан 35 мең сум алына, ә соңрак кредит рәсмиләштерелгән.


Фикер өстәү