Чаллыда бер ир сөяркәсенең мәктәптә теракт оештырырга җыенуын хәбәр иткән

Хәзер аңа штраф түләргә туры киләчәк.

Чаллыда бер ир, “112” номерына шалтыратып, үзе белән бергә яшәүче хатын-кызның мәктәптә террорчылык акты әзерләвен хәбәр иткән, дип яза “Челнинские известия”. Уку йортына шунда ук ашыгыч хезмәтләр килеп җиткән, әмма бернинди дә шикле әйбер табылмаган. Мәгънәсез адәмгә карата административ эш кузгатылган.

Эш материалларына караганда, мәктәптән барлык кеше чыгарылган. Кинолог эт белән эшләгән. Хатын-кыз яши торган фатир да тикшерелгән. Полиция хезмәткәрләре бер нәрсә дә тапмаган.
Суд карары буенча ир-ат “Полициягә ялганлап шалтырату” статьясы буенча административ хөкемгә тартылган. Хәзер аңа 1550 сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак.


Фикер өстәү