Татарстанда бер эшче өстенә экскаватор чүмече төшүдән һәлак булган

Фаҗига бүген иртән Югары Ослан районы Гребени авылы тирәсендә, М1 автомобиль юлы төзелешендә килеп чыккан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдергән.

Ачыкланганча, экскаватор йөртүче ялгыш кына техниканың чүмечен хәрәкәткә китергән. Чүмеч бу вакытта экскаваторга ягулык салучы 54 яшьлек эшчегә килеп бәрелгән. Ир-ат шундук җан биргән.
Әлеге очрак буенча “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган


Фикер өстәү