Быел кемнәрнең салым түләүне кичектерә алуларын әйткәннәр

Тормышта авыр хәлгә юлыгучылар милеккә салым түләмәскә мөмкин.

Юрис Дения Скрябин “РИА Новости” хәбәрчесенә кемнәргә милеккә салым түләмәү хокукы бирелергә мөмкин булуы турында сөйләп үткән.

Беренчедән, Федераль салым хезмәте авыр тормышта яшәүчеләрнең хәленә керергә мөмкин. Бу очракта түләү вакыты озайтыла. Мондый чара асылда кечкенә балалары булган эшсезләр һәм аз керемлеләргә карата кулланыла.

Салым түләүне кичектерү өчен, салым органына барып, салым түләүнең кыен булуын яки бөтенләй мөмкин булмавын дәлилләргә кирәк. Финанс мәсьәләсендә мөшкел хәлдә калу, эшсезлек яки эш эзләү шуның сәбәбе итеп саналырга мөмкин. Балигъ булмаган балаларга ия булу да – нигезле сәбәп.

Әмма кичектерү милек салымын гомумән түләмәү дигән сүз түгел. Салымны тиешле вакытта түләмәгән өчен җаваплылыктан гына коткара бу. Ягъни салым түләүчегә пенялар гына исәпләнелми.


Фикер өстәү