Минтимер Шәймиев: “Россия, дөньяны гуманитар һәлакәт чигенә куйган эшчәнлеккә һәм масштаблы хәвеф-хәтәрләргә каршы тора”

5-8 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында Бөтендөнья табигый һәм мәдәни мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум узачак. Әлеге чарага дөньяның төрле илләреннән 1000ләп эксперт килүе көтелә. Форум турында тулырак “ТАСС” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Журналистлар белән онлайн очрашуда Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә әлеге мөһим чарага карата үз фикерен белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге геосәяси шартларда әлеге форум үз алдына глобаль бурычлар куя.

– Халыкара мөнәсәбәтләрнең катлауланган чорында Татарстанга дөньяның төрле илләреннән 1000ләп кеше килергә җыена. Алар арасында бөтендөнья мирасы өлкәсендә әйдәп баручы чит ил экспертлары һәм үзебезнең белгечләр, мирас объектлары белән идарә итүчеләр, фәнни берләшмәләр вәкилләре бар. ЮНЕСКО комитетының 45 нче сессиясе узмый калган шартларда да моннан 50 ел элек кабул ителгән конвенциянең принцип һәм идеалларына тугры калган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм, – диде Минтимер Шәймиев.

Аның фикеренчә, әлеге форумда катнашучылар дөньяда барган конфликт шартларында “коллектив Көнбатыш”ның сәяси һәм идеологик монополиясен кире каккан Россия, дөньяны гуманитар һәлакәт чигенә куйган эшчәнлеккә һәм масштаблы хәвеф-хәтәрләргә каршы тора.

– Мин әлеге форумның дөньяви мәдәни мирасны үстерүгә һәм ихтирамга омтыла торган цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм халыклар арасындагы аралашуның дәвамы булуына ышанам, – дип белдерде Татарстанның Дәүләт киңәшчесе.


Фикер өстәү