Чаллы сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан 40 баланы коткарганнар

Бүген Чаллының «Омега» сәүдә үзәгендәге янгын турында хәбәр 12.41 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына килеп ирешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Янгын сәүдә үзәгенең икенче катында чыккан. Бинадан мөстәкыйль рәвештә 500 кеше чыккан, алар арасында 40 бала да булуы мәгълүм. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.


Фикер өстәү