Чит илләргә китүчеләргә салымны арттыру турында закон проекты әзерлиләр

Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, чит илләргә китүчеләр Россия компанияләрендә дистанцияле эшләүләрен дәвам итү генә түгел, бәлки әле барлык ташламалардан да файдаланып килә.

Дәүләт Думасы депутатлары махсус хәрби операция башланганнан соң илдән китүчеләргә өстенлекләрне юкка чыгару һәм салым ставкаларын күтәрү турында закон проектын эшли. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдергән.
Аның әйтүенчә, бу кешеләр Россия җәмгыятенең зур өлешенең аларны хупламавын: үз ватаннарын, туганнары һәм якыннарын саткан дип санауларын аңлап-белеп торырга тиеш.
– Чит илләргә китүчеләр бүгенгәчә Россия компанияләрендә дистанцияле эшләүләрен дәвам итү генә түгел, бәлки әле барлык ташламалардан да файдаланып килә, – дип билгеләп үткән Володин.


Фикер өстәү