Узган ялларда Татарстанның Түбән Кама районындагы трассада 66 яшьлек «УАЗ» йөртүчесе каршы як полосага чыгып, Toyota автомобиле белән бәрелешкән. Өлкән яшьтәге автомобиль йөртүче юл-транспорт һәлакәте булган урында үлгән.
Моннан тыш, үзебезнең автомобиль пассажиры һәм чит ил машинасында ике пассажир төрле имгәнүләр алган, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте. Фаҗиганең детальләре ачыклана.