Машина шартлап 3 яшьлек малай һәлак булган

Бүген, Волгоградта котычкыч фаҗига була. Машина шартлап аның эчендә утырган 3 яшьлек малай һәлак булган, дип яза megatyumen.ru.
Беренчел мәгълүматлар буенча, әти кеше улын машинаның арткы утыргычына утыртып үзе машина йөртүче урынына утырырга маташканда шартлау була. Ир-ат көчле шартлаудан читкә чыгып оча, ә машинаны ут камап ала. Баланы коткара алмаганнар. Әтисен хастаханәгә озатканнар.

Янгын газ таралу аркасында чыккан дип фаразлана. Тикшерүчеләр барлык нечкәлекләрне ачыклаячак.
 


Фикер өстәү