Дин күзлегенән Яңа ел. Бәйрәм итәргә ярыймы?

Мөселманга Яңа елны каршыларга ярыймы-юкмы? Елның-елында бәйрәм якынлашкан көннәрдә әнә шул сорау бәхәс уята. Балаларның Кыш бабайдан бүләк көтүе, чыршы тирәли әйләнүе дә – гөнаһ, дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Бу сүзләрнең кайсы дөреслеккә туры килә килә дә, кайсы арттырылган? Яңа елга бәйле сорауларыбызга «Иске таш» мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов җавап бирде.

– «Еллар, гасырларның алышынуы» дигән төшенчә диндә бар. Хәтта Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Гасырлар, заманнар белән ант итәм», – ди. Ягъни Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән гасырлар, еллар, фасыллар үзгәрә. Әмма елларның берсеннән берсенә күчү вакыты безнең динебездә бәйрәм булып саналмый. Бездә шәригатьтә билгеләнгән бәйрәмнәр бар. Шул бәйрәмнәрдән тыш без динебезгә башка бәйрәмнәр кертә алмыйбыз. Ул – җомга көне, Корбан һәм Ураза Гаетләре. Мәүлид ае, Кадер киче, Гарәфә көне кебек мөбарәк көннәр, төннәр, айлар бар. Ә менә Яңа елны каршылау бәйрәме безнең диндә каралмаган.

Мөселман балаларына чыршы бәйрәмендә катнашу, әйләнбәйлән уйнау, Кыш бабайдан бүләк алу гөнаһмы?

– Бу безнең эшсезлегебез һәм ялкаулыгыбыздан тора. Әгәр без Корбан, Ураза гаетләрендә балаларыбызга бүләкләр алып кайтсак, бергәләп өйне бизәсәк, аларны шушы күркәм бәйрәмнәребезгә ияләндерсәк, ул вакытта баланың күңеленә: «Әти-әни безгә елга ике мәртәбә зур бәйрәм оештыра», – дип сеңеп калачак. Әмма бу эш безнең үткән заманнарда эшләнмәде. Шуңа күрә безнең балалар бакчада, мәктәптә Яңа ел алдыннан үткәрелә торган чыршы бәйрәмнәре, Кыш бабайдан бүләк көтү, әйлән-бәйлән уйнау рухында тәрбияләнде. Әмма балага катгый рәвештә: «Чыршы бәйрәменә барма, ярамый, гөнаһ, хәрам», – дип әйтү дә дөрес булмас. Әкрен генә үзебезнең дини бәйрәмнәребезне киңрәк җәелдерсәк, хәерлерәк булыр.

Ел уңышлы булсын дип, бәйрәмдә бербереңә ел символы төшерелгән сувенир, магнит бүләк итү дөресме?

– Юк, алар инде амулетка тиң әйберләр санала. Динебездә, ел уңышлы булсын дип, ниндидер сувенирлар бирешү бөтенләй хупланмый. Бу – ырым-шырым гына. Халык исә аңа бик тиз күнүчән. Без бар нәрсәне Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз. Тормышларның тыныч, тәннәрнең сәламәт, гаиләләрнең бәрәкәтле булуының төп сәбәпчесе – Аллаһы Тәгалә. Шуңа күрә ел алышкан вакытта, Яңа ел кичендә Аллаһтан: «Я Раббым, безгә киләсе елны хәерле, тыныч, бәрәкәтле кыл», – дип сорап, дога кыла алабыз.

Димәк, Яңа елда бербереңә теләк теләү дә гөнаһ түгел?

– Юк, гөнаһ түгел. Әмма бер-береңне: «Бәйрәм белән!» – дип түгел, киләсе елларыбыз хәерле, имин булсын иде, дип тәбрикләү хәерлерәк.

Бәйрәм алдыннан мулдан табын әзерлибез. Бу ризыкларның күбесе икенче көнне үк бозылып бетә. Ул көннәрдә ашауда да чама хисе югала. Бәйрәм дип, берьюлы ике гөнаһка батабыз булып чыга түгелме?

– Без әлегә борынгыдан килгән йола белән яшибез. Яңа ел табынында һичшиксез оливье салаты белән мандарин булырга тиеш дигән гадәт тә шуннан килә. Мөселман кеше бу көндә ашап-эчеп утырыр урынга, ястү намазында дога кылып кайтыр да, Коръәннәрен укып, кунаклар килсә, алар белән сөйләшеп утырыр. Әмма традицион йола үтәлсен дип кенә Яңа елга сыгылып торган өстәл әзерләү дөрес түгел. Өстәлдә хәмер дә торса, икеләтә куркыныч. Бәйрәм көнне адәм балалары хәмер эчкәндә: «Без киләсе елның иминлеге өчен эчәбез», – диләр. Ә бит елның иминлеге – Аллаһы Тәгалә кулында. Димәк, алар Ходай каршында гөнаһ кыла булып чыга. Шуңа күрә тагын бер кабатлап әйтәм: безгә үзебезнең дини бәйрәмнәребезне пропагандаларга кирәк. Алар да Яңа ел кебек үк көтеп алынган, матур булырга тиеш. Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәч, пәйгамбәребездән: «И рәсүлаллаһ, менә яһүд халкы шундый зур итеп бәйрәм үткәрә. Безгә бу бәйрәмдә катнашырга ярыймы?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез дәшмәгән, әмма: «Мин ике бәйрәм – Корбан һәм Ураза гаете белән килдем», – дип, аларга сайлау мөмкинлеге тудырган.

Яңа ел алдыннан белгечләр елның нинди булачагын фаразлый башлый. Киләсе елга йолдызнамә төзелә. Аларга ышаныргамы?

– Йолдызнамә – йолдызларның безгә тәэсир итүенә ышану дигән сүз. Язмышыбызны да Аллаһы Тәгалә язмый, ә ул яралткан йолдызлыклар билгели булып чыга. Йолдызнамәләргә ышану безнең динебездә тыелган олуг гөнаһлардан санала. Йолдыз – үзе үк мәхлүм. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә безгә: «Мин җирдә һәм күктә булган бөтен планеталарны, йолдызларны яралттым», – ди. Шуңа күрә йолдызларны Аллаһы Тәгаләдән дә өстен куярга ярамый. Йолдызнамәләрне кем язган да, кем белгән, кем тикшергән соң? Аларда язылган һәр сүз – нигезсез мәгълүмат бит.

Быел Яңа ел чараларын уздырууздырмау уңаеннан бәхәс купты. Халыкның бер ише аларны кирәк дип саный, икенче берләре: «Уйнапкөлеп йөрер чак түгел», ди. Бу уңайдан сезнең фикерне дә ишетәсе килә.

Бездә төрле заманнар булды бит инде. Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы вакытында да артистлар, егетләр янына барып, концертлар куеп, солдатларның күңелләрен күргәннәр. Шуңа күрә Яңа ел чаралары да халыкның күңелен күтәрү, бераз гына күтәренке рух бирү нияте белән үткәрелә, кирәктер. Әгәр халыкның күпчелеге: «Безнең хәзер уебыз бәйрәмдә түгел», – дип саный икән, аларга да каршы килеп булмый. Һәр кешенең – үз нияте. Яңа елны ничек каршы аласын да, аны гомумән бәйрәм итәргәме-юкмы икәнлеген дә һәркем үзе хәл итәргә тиеш.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү