14 яшьлек кызны 6 яшьлек энесен үтерүдә шикләнәләр

6 яшьлек малайның гәүдәсен канга баткан караватта аның әти-әнисе өйгә кайткач табалар. Мәскәү өлкәсендә коточкыч инцидент турында РЕН ТВ сөйләде, үз чыганагына сылтама ясап.

Кичә көндез, 3 декабрьдә, әти-әниләр балаларын калдырып өйләреннән китәләр — 6 яшьлек улын һәм 14 яшьлек кызын. Кыздан энесен күзәтергә сорадылар. Әмма кич белән кайткач, әти-әниләре малайны инде үле килеш тапканнар. Хәзер үтерүдә һәлак булучының апасы шикләнелә. Моны тикшерү генә раслый яки кире кага ала.

Үтерү урынында хәзер тикшерүчеләр эшли, килеп чыккан хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклау өчен кирәкле экспертиза билгеләделәр.


Фикер өстәү