Чаллыда Иосиф Сталинга һәйкәл куйганнар

Чаллының 25 комплексында урнашкан шәхси мәктәп янында Иосиф Сталинның сынын урнаштырганнар. Мәктәп директоры Максим Евтешин сүзләренә караганда, скульптураның рәсми ачылышы язын, көннәр җылыткач булачак. Бу хакта ул “Челнинские известия” хәбәрчесенә әйткән.

Мәктәп директоры ни өчен нәкъ менә Сталинга һәйкәл куелганын да әйткән. “Иосиф Виссарионович илне индустриализацияләүдә локомотив булды. Ул илне Бөек Ватан сугышыннан алып чыкты. Кыска вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгызды. Ул СССРда белем бирү системасын планлы һәм һәрьяклап үстерүгә этәргеч бирде. Шунсыз әлеге уңышларыга ирешеп булмас иде”, – дигән Максим Евтешин.

Чаллының 25 комплексында урнашкан шәхси мәктәп башлангач сыйныф балалары белем ала.


Фикер өстәү