Нурлат районында поши аулаганда бер кешенең гомере өзелгән

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү органнары 58 яшьлек ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 1 нче өлеше буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның 6 декабрендә 6 кеше Нурлат районына поши ауларга чыгып киткән. Каракүл Тавы авылы янындагы урманда автомобильдә утырганда бер кеше 12 калибрлы мылтыгын чехолга салганда ялгыш атып җибәрә. Нәтиҗәдә, янәшәдә утырган 40 яшьлек ир-ат яралана һәм хастаханәгә барганда аның гомере өзелә.

Бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

 


Фикер өстәү