Татарстанда юл һәлакәте иң күп була торган көннәрне атаганнар

Быел Татарстанда иң күп юл һәлакәтләре булган көннәрне атаганнар.

Пәнҗешәмбе белән җомгага барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 31 проценты туры килә. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында сөйләделәр.

Моннан тыш, юл һәлакәтендә үлүчеләрнең иң күп саны – якынча 17%ы җомга көнгә туры килә. Татарстанлылар 17 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр ешрак һәлакәткә очрый икән, тәүлекнең бу вакытында ел дәвамында 254 авария булган.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере тәүлекнең караңгы вакытына, һәлак булу очракларының яртысы диярлек шулай ук кичке якка туры килә.


Фикер өстәү