Дәүләт Думасында Яңа ел ялларын өч көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим ителде

Россиялеләрнең атналык Яңа ел ялларын кыскартырга, ә ялларның үзен тигез итеп бүлергә кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасының «Бердәм Россия» депутаты Максим Иванов. Бер атна ял итү урынына, ул кешеләр «актив» үткәрә алырлык өч ял көнен калдырырга тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Кешеләр атна буе ял көннәрендә ни белән шөгыльләнергә белмичә һәм эшсезлектән нәрсә дә булса эшләп уздырмасынга, өч көн ял булсын өчен ялларны рациональ рәвештә тигез итеп бүлергә кирәк, өч көн актив ял итү һәркемгә яхшы булыр иде. Яңа ел бәйрәмнәрен кыскартырга һәм аларны кимрәк ясарга кирәк», – диде ул «РИА Новости»га.

Май бәйрәмнәрен ул калдырырга тәкъдим итте, чөнки елның бу вакытында кешеләр яшелчә бакчаларында бәрәңге утырта, «файда китерә».

Искәртеп узабыз, Хезмәт министрлыгының җитештерү календаре нигезендә, Яңа ел көннәрендә россиялеләр 1-8 гыйнварларда – сигез көн дәвамында ял итә. Шулай ук 23-26 февральдә (4 көн), 8 мартта, 29 апрельдән 1 майга кадәр (3 көн), 6-9 майларда (4 көн), 10-12 июньдә (3 көн), 4-6 ноябрьләрдә (3 көн) ял көннәре көтелә.

 


Фикер өстәү