Куян елыннан ни көтәсез?

Сәламәтлек һәм тынычлык булсын! Соңгы вакытта адәм баласы менә шул төшенчәләрнең кадерен аңлый башлады кебек. Күпләрнең хыялы – шуларны югалтмау. Ә сез нинди хыяллар белән яшисез һәм Куян елында ниләр өмет итәсез?

Саҗидә Батталова, Бурятиядәге татарларның миллимәдәни автономиясе җитәкчесе:

– Бурятиядә барлыгы 7 мең татар яши. Бездә профессиональ укытучылар юк, әмма өйрәтергә теләүчеләр бар. Әйтик, быел Тэгда авылында «Умырзая» этностудиясендә Лариса Сахиева балаларны уен рәвешендә татарчага өйрәтә башлый. Усть-Кяхтада да татар теле дәресләре оештырачакбыз. Шунысы сөендерә: һәр авылдан 20–30 кеше туган телебезне өйрәнергә теләк белдерде. Быел безгә «Байкалдагы татар бизәкләре» иҗтимагый этномәдәни киңлекләр һәм этнотурлар булдыру» проектын тормышка ашырырга кирәк булачак. Бу проект Татарстанда уздырылган бәйгедә җиңеп чыкты. Байкал Сабан туен Селендум һәм Тэгда авылында «Өчпочмак-фест»та уздырырга җыенабыз. Проект кысасында татарлар күпләп яши торган Харашибирь, Усть-Кяхта һәм башка авылларда уникаль гаилә-турлар булдыра башладык.

Илсур Һадиулллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры:

– 2023 ел – Россиядә укытучы һәм остаз елы. Быел Татарстанда мәгариф музеен булдырырга җыенабыз. Нинди дә булса паркта укытучыларга һәйкәл булмаса да, аларның хөрмәтенә стела урнаштырырга кирәк. Без бу хакта уйлыйбыз. Республиканың мәгариф системасы тарихына бәйле җыентык чыгаруны планлаштырабыз. Без үзебезнең мөгаллимнәрне, җитәкчеләрне, остазларны белергә тиеш, чөнки тарихны белмичә, мәгариф системасының киләчәге турында сөйли алмыйбыз. Укытучы елын лаеклы үткәрербез дип ышанам.

Нурдания Алимова, Татарстанның атказанган терлекчесе:

Узган ел миңа мактаулы исем бирделәр. 74 яшемә кадәр Буа районының «Таң» җәмгыятендә сыер саудым, бозау карадым. Тиздән 75 тула. Яшьтән тол калып, өч баланы ялгыз үстердем. Мин, гап-гади авыл апасы, шундый зур бүләккә лаек булырмын дип көтмәгән идем. Хәзерге вакытта улым Данис – хәрби хезмәттә. Тракторда, комбайн ярдәмчесе булып эшләде ул. Хәзер аның ике сыерын карыйм. Авылда яшәүче улым белән киленем ярдәменнән ташламый. Район хакимияте терлекләрне ашатырга печән бирде. Менә әле Казаннан да бүләк җибәргәннәр. Иң зур теләгем – Ватанны сакларга киткән улым һәм барлык егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуы. Барысы өчен дә дога кылам.

Гөлүсә Батталова, шагыйрә:

– Тынычлык һәм иминлек көтәм, шул гына. Элек «сәламәтлек, дөнья иминлеге телим» дигән сүзләр бик гадәти кебек тоела иде. Коронавирус килеп чыккач, саулыкның никадәр кадерле булуын аңладык. Махсус хәрби операция башлангач, «дөнья иминлеге, аяз күкләр телим» дигән теләкнең дә кыйммәтен Аллаһ Тәгалә безгә тиз төшендерде. Хәзер күпне көтмисең. Сәламәтлекне югалтмыйча, имин тормышта яшәргә язсын. Иҗатыма килгәндә, күптән язарга хыялланып йөргән әсәрләрем бар. Үземдә көч табып, шуңа тотынырмын дип уйлыйм. Быел Татарстан Президенты каршындагы телләр комиссиясе тагын яңа әдәби бәйге игълан итте. Узган елны аны бик сөенеп көтеп алган һәм үзем дә катнашкан идем. Шул бәйгедә җиңгән әсәрләрне ләззәтләнеп укыдым. Аларны, татар әсәре дип, дөньяның теләсә кайсы почмагында тәкъдим итеп була. Быел да язучылар каләменнән горурланып укый торган романнар, әсәрләр төшәр дип өметләнәм.

Азат Ганиев, Балтач районындагы Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең баш агрономы:

– Узган ел уңыш әйбәт булды. Быел да ел яхшы булырга охшап тора. Кар ява, ул бит инде – җәй яңгырга ишарә. Көздән дә җирдә дым күп булды. Кукурузны үстерүгә күбрәк басым ясыйбыз, аннан башка сөт саву авырлаша. Сортлары буенча тәҗрибәләр үткәреп карыйбыз. Быел игү мәйданын ике тапкыр арттырдык.

Илнар Фазлыев, эколог:

Быел Россия буенча парник газларның исәбен ала башлыйлар. Алар озон катламын җимерә, шул сәбәпле, кояштан ультрашәмәхә нурлар күбрәк керә. Һәр оешма атмосферага мондый газларны таратуны киметү өчен чаралар күрәчәк. Чүп мәсьәләсенә килгәндә, торак-коммуналь хуҗалык буенча төбәк операторлары бар. Узган ел аның җитәкчесе алышынды. Казан тирәсендә чүплекләр ябылды, без чүпләрне башка районнарга илтергә мәҗбүр. Бүген республикада чүплекләр 80 процентка тулган. Осиновода төзелә торган чүп яндыру заводы эше дә туктатылды. Шуңа күрә ни генә дип сөйләсәләр дә, аның эшләп китүе кирәк. Аннан башка беркая да барып булмый. Киләсе елда финанслый башласыннар иде дип көтәм. Халык үз артыннан җыештырып йөрсен иде. Республикада урманнар да күбрәк утыртылсын иде.

Сәрия Мифтахова сорашты

 

 

 

 

 


Фикер өстәү