Имештер, Россиядә мобилизациянең дәвам итүе турында телеграм-каналларда әледән-әле пәйда булып торучы хәбәрләргә игътибар итмәскә кирәк. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдергән, ди хәбәр итә ТАСС.
“Гомумән, телеграм-каналларга шуның кадәр зур әһәмият бирмәскә кирәк. Беренчел чыганак – Россия Президенты җитәкчелегендәге рәсми хакимият белдерүләренә генә таяну дөрес булачак”, – дип басым ясап әйткән Кремль вәкиле, имештер мобилизациянең дәвам итүе турында хәбәрләрне аңлатып.
Бу җәһәттән рәсми хакимият тарафыннан инде күп тапкыр аңлатылды, дип өстәгән Песков.
Исегезгә төшерәбез: узган елның 21 сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация турында указга кул куйды. 28 октябрьдә оборона министры Сергей Шойгу аның тәмамлануы турында хәбәр итте.
Шуннан соң дәүләт башлыгы илдә мобилизацияне яңартып җибәрүгә бернинди дә сәбәпнең булмавын берничә тапкыр белдерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat