Елама син, тәрәзә! Пластик тәрәзә төбе катса, нишләргә?

Көн үсәсен төн үсә… Бу көннәрдә «елак» пластик тәрәзә төпләрендә каткан бозга карап, әнә шулай уфтанучылар саны бермә-бер артты. Буйыйсы юк, карыйсы юк, озак хезмәт итә дип, агач рамлы тәрәзәләргә бик тиз алмашка килгән пластик тәрәзә салкынга гына бирешәме, әллә аның сыйфаты елдан-ел начараямы? Тәрәзә төбе катса, нишләргә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Бүген агач рамнар – сирәк күренеш. Булса да, авыл җирендә. Әле анда да җылыны яхшы саклый, урамдагы тавыш ишетелми дип, пластик тәрәзәгә өстенлек бирәләр. Шәһәрдә исә әйтеп торасы да юк. Кайсы гына йортка карама, пластик тәрәзәләр тезелеп киткән. Җитештерүчеләр дә мактап туймый, 20–25 елга кадәр хезмәт итә, дип ышандыралар. Тик менә кыш җиткәч кенә, аларның кимчелекләре искә төшә. Агач рамнар белән чагыштырганда, пластиктан ясалганнары һава үткәрми, шуңа күрә еш парлана.

– Тәрәзә рамнары өчен электән үк сыйфатлы агачлар гына файдаланганнар. Авылда иске тәрәзә рамнарын агачка кисәм дисәң дә, пычкы үтми. Ә андый материал бик кыйммәт. Шуңа күрә чагыштырмача арзан пластик тәрәзәләргә өстенлек бирәләр дә инде, – ди агач остасы Мансур Шәйхетдинов.

Башкалада пластик тәрәзәләр урнаштыру белән шөгыльләнүче оешма хезмәткәре Зөлфәт Мансуров әйтүенчә, тәрәзәләр парлану – аларның сыйфаты начар дигән сүз түгел.

– Өйдә яки фатирда пластик тәрәзә урнаштырганнан соң, бүлмәдә микроклимат, ягъни һава температурасы, дымлылык, һава йөреше үзгәрә. Дым күбрәк булган саен, тәрәзәләргә «чык төшә». Моны булдырмас өчен, иң беренче чиратта, тәрәзә тирәсен җылылык белән тәэмин итәргә кирәк. Хуҗабикәләр, бигрәк тә гөл үстерергә яратучылар, бездән киң тәрәзә төбе куюны сорый. Тик болай эшләргә ярамый. Тәрәзә төбе никадәр киңрәк булса, җылылык шулкадәр начаррак менә. Бүлмәдә дымлылык күләмен карап-тикшереп торырга һәм һава алмашынуны тәэмин итәргә кирәк. Кыш көне урамда салкын булса да, бүлмәләрне җилләтеп алу зарур. Тәрәзәләргә эленгән калын пәрдәләр дә парлану яки боз катуга китерә, – ди белгеч.

Аның сүзләренә караганда, кыш җиткәч, инде моңа кадәр үк урнаштырылган тәрәзәләрнең сыйфатыннан зарланып шалтыратучылар арта.

– Гарантия вакыты чыкмаган булса, пластик тәрәзәләрнең кимчелекләрен төзәтергә үзебез барабыз. Әлеге өлкәдә ун елдан артык эшләгән кеше буларак шуны әйтәсем килә: тәрәзәләрнең төзексез булуы аркасында дым җыелу очраклары бик сирәк, унга бер дә туры килми. Еш кына хуҗалар тәрәзәләрнең режимын алмаштырырга оныта. Пластик тәрәзәләр, ел фасылына карап, җәйге һәм кышкы режимга көйләнгән. Җәйгесендә, мәсәлән, тәрәзә һәм ишекләрне япканда, һава йөрсен өчен ара кала. Ә шул ук тәрәзәне кышкы режимга күчерү өчен, аның фурнитурасын шөреп боргыч белән көйләп җибәрү дә җитә. Моны һәркем үзе эшли ала, – ди Зөлфәт Мансуров.

Хуҗабикә Асия Закирова исә «елак» тәрәзәләрдән котылуның үз җаен тапкан.

– Безнең өйдә пластик тәрәзәләр тора. Салкыннар башлангач, автомобиль тәрәзәләре парланмасын өчен файдаланыла торган махсус сыекча белән яхшылап сөртәм. Атнага бер тапкыр юып чыгарам да, тәрәзә төпләре коп-коры тора, – ди хуҗабикә.

Әгәр сезгә сыйфатсыз тәрәзә куйсалар нишләргә?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы:

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» канун нигезендә, кулланучы башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләрен ачыклаганда, үз теләге белән түбәндәге таләпләрнең берсен сайлап алырга хокуклы:

– башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләрен түләүсез бетерү;

– башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешле дәрәҗәдә киметү;

– эшләрне кабат башкару.

Кулланучы эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы шартнамәне үтәүдән баш тартырга һәм, әгәр килешүдә билгеләнгән срокта башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләре башкаручы тарафыннан бетерелмәсә, чыгымнарны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Кулланучы шулай ук башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләре ачыкланган очракта, эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне өзәргә хокуклы.

Эльвира Вәлиева

 


Фикер өстәү