13 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия матбугаты көне

Россия матбугаты көненә, һөнәри бәйрәм буларак, РСФСР Югары Советының 1991 елның 13 гыйнварында чыккан указ буенча нигез салына. 1703 елның шушы көнендә Мәскәүдә беренче газета чыга. Беренче номерларны Петр I үзе редакцияли, ә соңрак басманың төп хәбәрчеләренең берсе була. Беренче ике елда елына 39ар номер чыга, ә 1705 елда – 46. Басманың исеме берничә тапкыр үзгәргән: «Ведомости», «Ведомости московские», «Российские ведомости» һәм башкалар.

 

151 ел элек (1872) Санкт-Петербургта көндәлек метеорологик бюллетеньнәр чыга башлый

Бу дата илебезнең һава торышын фаразлый башлау көне булып санала.

Беренче «Көндәлек метеорологик бюллетеньгә» телеграф аша алынган 26 рус һәм ике чит ил метеостанциясе хәбәрләре керә.

 

165 ел элек (1858) Россия империясенең беренче почта маркалары гамәлгә керә

Беренче почта маркасы император Александр II тарафыннан 1857 елның көзендә раслана. Беренче Россия почта маркасында Россиянең дәүләт гербы сурәтләнә. Ул 10 тиен тора, ә аның тиражы өч миллион данә тәшкил итә.

 

154 ел элек (1869) Россиядә беренче тапкыр почта аша периодик басмаларга язылу ачыла

Россия генә түгел, чит ил басмаларына язылу да рөхсәт ителә. Басманың еллык бәясенең егерме проценты почта файдасына китә. 1914 елда илдә өч меңнән артык газета һәм журнал нәшер ителә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү