Татарстанның 23 яшьлек спортчысы авариядә һәлак булган

Татарстан спортчысы, 23 яшьлек Ләйлә Сәламова авариядә һәлак булган. Юл-транспорт фаҗигасе кичә Карелиядәге федераль трассада килеп чыккан.

Ләйлә – хай-дайвинг буенча 2021 елда Россия чемпионы. 2015 елда каланчадан суга синхрон сикерү буенча ил беренчелегендә көмеш медаль иясе. Моннан тыш, ул Россиядә хатын-кыз хайдайвингчылар арасында дөнья чемпионатына сайлап алынган беренче спортчы булып танылган иде.


Фикер өстәү