Ашар алдыннан укыла торган дога

Ашауны, һичшиксез, «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип башларга һәм түбәндәге доганы укырга кирәк:

«Әллааһүммә бәәрик ләнәә фииһи үә әтъгъимнәә хъайран минһ(ү).

Әллааһүммә әгътъыйнәә ризкъан хәләәлән үә әннтә хъайрур-раазикъыййн.

Әллааһүммә нәввир къулүүбәнәә үә-рхәмнәә үәрдъа гъәннәә.

Үә әгътъыйнәә тәмәәмә нигъмәтикә үә дәвәәмә нигъмәтикә үә тәмәәмә тәүфиикъыйк(ә)»

Мәгънәсе:

«Аллаһым! Ашларыбызга бәрәкәт бир, болардан да хәерлерәк ашларны ашарга насыйп кыл.

Аллаһым! Безгә хәләл ризык бир. Чөнки Син – ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе.

Аллаһым! Күңелләребезне яктырт, безгә мәрхәмәт ит һәм бездән разый бул.

Һәм безгә нигъмәтеңнең дәвамын һәм тәмамын әйлә, йә Рабби!»


Фикер өстәү