Илфак Хафизов: «Шул вакытта оятыбыздан җир тишегенә кереп китәрдәй булган идек…»

25 гыйнвар – Россиядә Студентлар көне. Студент еллары һәркем өчен истә калырлык, елмаеп искә алырлык мизгелләрдер. Шул ук вакытта кешене олы тормышка әзерләүче бер этап та. Ә сезгә кеше гомеренең иң күңелле чоры нәрсәсе белән кадерле?

Илфак Хафизов, Тинчурин театры артисты:

– Студент еллары бер идея белән янган кешеләр янында булу, дуслар белән кадерле инде ул. Артем Пискунов, Резедә Сәләхова, Зөлфәт Закиров белән бергә укыдык, хәзер бергә эшлибез. Башка курсташлар белән дә аралашып яшибез. Студент елларыннан бер вакыйга истә калган: театр училищесын тәмамлагач, Артем, Резедә белән КДУның читтән торып уку бүлегенә кердек. Беренче сессия вакыты бу. Укытучылар белән танышабыз, безгә «болар театрдан, инде белергә тиешләр» дип, шундук тамга суктылар. Беренче курста фольклор дәресеннән безне Марсель абый Бакиров укытты. Беренче дәрестә таныша башладык, Марсель абый: «Кайсыгыз кайсы яктан?» – дип, рәттән сорап бара. Артем белән икәү утырабыз, иң соңгы булып безгә туры килде. Безгә чират җитте, без Мөслимнән, дибез инде. «Үзегезнең районнан чыккан кешеләрне беләсезме?» – дип сорады, без инде горурланып, беләбез, дидек. Шуннан бу: «Марсель Бакировны беләсезме?» – дип сорый. Без бит инде җаваплы кешеләр, белмим дип әйтеп булмый. Мин, акыллы кыяфәт чыгарып, беләбез, дим. «Кайда, нәрсә эшли ул?» – дип сорый. «Хәзер искә төшерәм», – дип бик озак кына баш катырып торгач, безнең янга килде дә: «Менә мин инде ул Марсель Бакиров», – ди. Шул вакытта оятыбыздан җир тишегенә кереп китәрдәй булган идек. Ул аны үпкәләп түгел, көлеп әйтте инде, билгеле. Студент булгач, шундый кызыклы вакыйгалар да була.


Фикер өстәү