Арадашчыларга көн бетә: Татарстанда яңа оешма эшли башлаган

Татарстан Кадастр палатасы урынына Роскадастрның Татарстандагы филиалы эшли башлаган. Оешма картография эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк һәм кадастр, җир үлчәү эшләрен, ызанлау, техник планнар, бәяләү эшләрен башкарачак.

Моңа кадәр Кадастр палатасы директоры вазыйфаларын башкарып килгән Илнур Хисмәтуллин филиал директоры итеп билгеләнгән.

“Компания күчемсез милек һәм җир белән алыш-биреш эшләрен тулысынча башкарырга тиешле тәүге дәүләт компаниясенә әйләнәчәк. Роскадастр хезмәтләре ярдәмендә, арадашчылардан башка гына, күчемсез милекне сайлау, сатып алу, сату, бүләк итү һ.б. мөмкинлекләре ачыла”, – диелгән оешма хәбәрендә.
Мондый эш рәвеше күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда мошенниклардан котылу мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү