Җиңү түгел, катнашу. Махсус Олимпиадада чыгыш ясаучылар белән чемпионнар очраша

Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарында Россия һәм Белоруссиядән 1,5 меңнән артык атлет катнаша. Казанда узучы ярышларны миллионлаган тамашачы күзәтә һәм спортчылар өчен җан ата. Махсус атлетлар белән аралашып, аларны бүләкләү һәм үзләренең зур спортка юлы турында сөйләргә Татарстан башкаласына Олимпия чемпионнары да килде.

Спортчылар белән беренче очрашуны җиде тапкыр Олимпия чемпионы, синхрон йөзү буенча күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы булып танылган Светлана Ромашина үткәрде. Ул катнашучыларга спорт тормышы турында сөйләде, берничә җиңел һәм файдалы күнегү күрсәтте. Чемпион фикеренчә, спортта ничек кенә авыр булмасын, тамашачы моны беркайчан да күрергә тиеш түгел. Шуңа күрә синхрон йөзүчеләр һәрвакыт елмая да инде.

Спортчылар белән чаңгы ярышлары буенча Олимпия чемпионы Александр Легков та очрашты.

– Медаль алу төп максат түгел. Иң мөһиме – катнашучылар бергә булуыбызны, үзләренең кирәк һәм башкалар кебек булуларын аңларга тиеш,  – диде Олимпия чемпионы.

Гыйбрәт һәм үрнәк. Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары башланды

Махсус Олимпиада президенты Ольга Слуцкер да Бердәм Уеннарның төрле ярышларында булды. Ул журналист, танылган блогер, Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары илчесе Ксения Соловьева белән бию спорты ярышларында катнашучыларның хәлен белеште. «Күргән һәр чыгыштан ләззәт алам. Искиткеч бит бу! Тренерлар нык тырышкан. Махсус атлетлар белән шөгыльләнү җиңел түгел һәм алар бу эшне бик яхшы башкарган», –  диде Ольга Слуцкер.

Казанда узучы ярышларда катнашучылар белән Россиянең Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе да күреште. Спортчыларга булган игътибары өчен уеннарга килгән атлетларның әти-әниләре аңа үз рәхмәтләрен белдерде. «Егетләр һәм кызлар барысы да балкып тора. Алар барысы да мине кочаклап алды. Башка шәһәрләрдә узган ярышларда болай булганы юк иде», – диде Елена Вяльбе. Аның фикеренчә, Махсус Олимпиада ярышларын дүрт елга бер мәртәбә түгел, ә ел саен оештырырга кирәк. Бу анда катнашучы спортчыларга үзләрен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоярга ярдәм итәчәк.

 

Фото: https://specialolympics.ru/tpost/seeijcx931-zvezdi-sporta-i-shou-biznesa-podderzhali

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү