Ләйлә Фазлыева: «Без мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә игътибар һәм кайгырту күрсәтергә тиеш»

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә игътибар һәм кайгырту күрсәтергә кирәк. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева шулай дип белдерде.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, бу барлык хакимият органнарының да бурычы. «Мобилизацияләнгән гражданнарның хатыннарына, әниләренә һәм балаларына аерым игътибар күрсәтү кирәк. Бу барлык хакимият органнарына да кагыла. Ведомствоара хезмәттәшлек кирәк. Бу юнәлештә һәр сектор өчен барлык бурычлар да төгәл билгеле», — диде вице-премьер.


Фикер өстәү