Татарстанда юарга керткән машинаны сатып җибәргәннәр

Чаллыда яшәүче ир-ат 350 мең сумга машина сатып алганнан соң аны юарга салонга кертә. Ачкычларын администраторга калдыра. Анысы машинага полировка ясарга, бамперын да буярга тәкъдим итә. Бу хезмәте өчен 10мең сум акча сорый һәм 4 көннән эш төгәлләнәчәген әйтә.

Клиент риза була һәм 5 мең сумны алдан түли. Киләсе көнне администратор калган 5 меңне дә күчерүне сорый. Бамперны алыштыру өчен тагын 1500 сумны да күчерергә кирәклеген әйтә. Автомойка хезмәткәре машинаның әзер булу вакытын берничә тапкыр күчергәннән соң телефонын алмый башлаган.

Соңыннан ачыкланганча, администратор әлеге машинаны 85 меңгә саткан, акчасын тотып бетергән. Полиция тоткарлаганнан соң ул үз гаебен таныган, акчасын кайтарырга сүз биргән. Ир “Мошенниклык” маддәсе буенча шартлы рәвештә 2 елга хөкем ителгән, дип яза Шәһри Чаллы.


Фикер өстәү