Әзер күзлек зыянлы түгелме?

Соңгы арада күзем начар күрә башлады. Күзлек алмыйча булмый. Аның әзерен генә сатып алсаң, зыяны юкмы икән?

Резеда К. Казан

Сорауга табиб-офтальмолог Суфия Җаббарова җавап бирде:

– Әзер күзлекнең бер уңай ягы бар. Әйтик, рецепт буенча ясалган күзлегегез ватылган, сынган, югалган очракта, ә яңасына заказ биргәч, озак көтәргә кирәк булган вакытта тиз арада ярдәмгә килә ул. Әмма мондый әзер күзлекне 2–3 сәгатьтән дә озаграк кияргә ярамый. Аларның стандарт күрсәткечләре берничек барлык кешеләргә дә туры килә алмый. Моннан тыш, әзер күзлекләргә, гадәттә, арзан, начар сыйфатлы линзалар куела.

Линзалары сыйфатсыз булган, диоптрияләр, күз каралары арасы дөрес булмаган әзер күзлекләр сурәтнең бозылуына һәм томанлы булып күренүенә генә түгел, ә җитдирәк нәтиҗәләргә китерә ала. Аерым алганда кешенең күзләре кызара, яшь ага. Күз авырулары пәйда булырга, баш авырту, мигрень, баш әйләнү кебек билгеләр күзәтелергә, кан басымы күтәрелергә мөмкин. Шуңа күрә күз табибына мөрәҗәгать итеп, нәкъ менә сезгә туры килгән, сыйфатлы күзлеккә заказ бирергә кирәк.


Фикер өстәү