Зәйнәб Фәрхетдиновадагы үзгәрешләр тамашачыларына ошамаган

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яшьләрдән калышмый, әледән-әле яңа образаларда пәйда була, үзгәреп тора, шуның белән тамашачысын шаккатыра.

Әле бу көннәрдә генә чираттагы яңа образын социаль челтәргә урнаштырган һәм: «Кояш чыккач, кәефләр күтәрелеп китеп, матур кершәннәр яккан идем. Кояш озак булмады, качты, әмма минем кояшым үзем белән», – дип язган.

Әлбәттә, аның яңа образын иҗатташлары хуплаган, танылган актрисаларга охшатып, комплиментлар яудырганнар. Ә тамашачы бик үк кабул итеп бетермәгән төсле. Аны үз йөзен югалтуда, мода артыннан кууда, яшьләргә охшарга тырышуда, фотошоп, фильтр куллануда гаепләүчеләр табылган. Җырчы исә җавапсыз калмаган: «Фильтр юк, мастер – ут»,  – дигән.

 


Фикер өстәү