Рөстәм Миңнеханов Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләр өчен ярдәм җыюны оештырырга кушкан

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә Төркиядә көчле җил тетрәүдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю эшен оештыру бурычын йөкләгән. Бу хакта  Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Оештыру мәсьәләләре белән вице-премьер Ләйлә Фазлыева шөгыльләнә. Төркия Генераль консулы Исмәт Эрикан белән берлектә ул республика предприятиеләренең беренче чиратта кирәкле әйберләрне туплау эшен җайга салачак”, – диде Галимова.

Төркия халкына ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус счет та булдырылган.

Реквизитлары:

Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
К/с 30101810000000000805
Назначение платежа: Помощь жителям Турции


Фикер өстәү