Махсус хәрби операциядә үз теләкләре белән катнашып инвалид калучыларга ике пенсия түләнәчәк

Махсус операциядә үз теләкләре белән катнашып,  инвалидлык алганнар ике пенсия алачак.

Махсус хәрби операциядә үз теләкләре белән катнашкан һәм яраланып инвалид булганнар ике пенсия алу мөмкинлегенә ия булачак. Бу хакта Премьер Михаил Мишустин армия ихтыяҗларын тәэмин итү буенча Координация советы утырышында вакытында хәбәр итте.

Яралану, җәрәхәт алу яки авыру сәбәпле инвалидлык рәсмиләштерелгән хәрбиләр  бер үк вакытта ике пенсия алу хокукына ия булачак, аның берсе инвалидлык буенча түләнсә, икенчесе Россия законнарында каралган төрле компенсацияләр булачак.


Фикер өстәү