Сыйныфташын пычак белән яралаган кызның әнисе интервью өчен 15 миллион сум сораган

Хатын әйтүенчә, ул бу акчаны зыян күргән кызны дәвалауга күчерергә уйлый.

Мәскәү янындагы Химки шәһәренең 10 нчы лицеенда 11 яшьлек кыз сыйныфташына пычак белән ташланып җәрәхәт ясавы хакында хәбәр иткән идек. Хәзер һөҗүм итүче кыз Мильвираның әнисе интервью өчен 15 миллион сум сорый. Хатын-кыз әйтүенчә, ул бу акчаны ул авыр хәлдәге Соняны дәвалау өчен күчерергә уйлый.

Башка шартларда ул сөйләшүдән баш тарта. Әлеге сумма яраланган укучы кызны реабилитацияләүгә кирәк булырга мөмкин.

Хәзерге вакыт Люберец өлкә хастаханәсенең реанимациясендә ятучы кызның хәле авыр, ләкин тотрыклы дип бәяләнә. Ул аңында, дистәләгән пычак нәтиҗәсендә эчке органнарына зыян килмәгән.

Мильвирага психиатрия хастаханәсендә психиатрик экспертиза үткәрелә.


Фикер өстәү