“Ватаным Татарстан” ачыклык кертә. Ата-ананың берсе риза булмаса, баланың фамилиясен алыштырып буламы? 

Ата-ананың берсе риза булмаса, баланың фамилиясен алыштырырга буламы?

Бала, хәтта әти-әнисе никахлашмаган очракта да, берәрсенең фамилиясен йөртергә тиеш.

Бала белән яшәгән, тәрбияләгән кеше аның фамилиясен үзенекенә алыштыра ала.

а)14 яшькә кадәр – ата-анасының һәм опека органнарының ризалыгы кирәк;

б)14 яшьтән соң – баланың үз инициативасы һәм әти-әнисенең ризалыгы җитә.

10 яшьтән өлкәнрәк баланың фамилиясен үзе ризалык биргән очракта гына үзгәртергә була.

Әтисенең яки әнисенең ризалыгы кайсы очракта кирәкми?

а)кайда икәнлеге билгеле булмаган очракта;

б)ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәндә;

в)төрле сәбәпләр белән баланы тәрбияләүдән һәм ярдәм итүдән баш тарткан очракта.

Бу сәбәпләрнең һәрберсе Эчке эшләр министрлыгыннан алынган белешмәләр яки суд карарлары нигезендә расланырга тиеш. Алардан башка опека фамилияне алыштырырга рөхсәт бирми, ә ЗАГС теркәми.

18 яшьтән бала фамилиясен, исемен, әтисенең исемен мөстәкыйль рәвештә алыштыра ала. Әти-әнисенең һәм опеканың ризалыгы кирәкми.

Фамилияне алыштырыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Яшәү урынындагы яки тугач та теркәлгән урындагы ЗАГСка. Гариза каралганнан соң исемне алыштыру турында таныклык биреләчәк. Шуның нигезендә туу турында яңа таныклык алырга, башка документларны да алыштырырга мөмкин.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

«Ватаным Татарстан» ачыклык кертә. Үз торагыңа чит кешеләрне теркәү турындагы сорауларга җаваплар

 


Фикер өстәү