Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова: “Безнең бурыч – үсмерләрне урамнан һәм тискәре йогынтыдан аеру”

Юдино бистәсендәге “Юлдаш” яшьләр клубында Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды. Анда депутатлар патриотик тәрбия турында сөйләште. Шулай ук яшьләр үзәгендә тудырылган мөмкинлекләр белән танышты.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова бүген яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләсенең мөһимлеген билгеләп үтте.

– Бу юнәлештә эш хакимиятнең барлык тармаклары белән алып барылырга һәм мөмкин кадәр күбрәк җәмәгать оешмаларын колачларга тиеш. Министрлыклар, район һәм шәһәр җитәкчелеге, җәмәгатьчелекнең хезмәттәшлеге кирәк. Безнең төп бурыч – балаларны һәм яшьләрне урамнан һәм чит идеологиянең тискәре йогынтысыннан аеру, – диде ул.

Патриотик тәрбия турында Татарстан мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре буенча министрлыклары, “Алдынгылар хәрәкәте” бүлеге, Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр комитеты вәкилләре башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Алдынгылар хәрәкәте”нең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов әйтүенчә, бүген республикада 750 балалар оешмасы исәпләнә, шул исәптән, илдә тиңе булмаган “Йолдызлык”, “Сәләт”, “Форпост”, “Яшьләр оешмалары советы” һәм башка оешмалар. Патриотик тәрбиягә багышланган чараларда 300 мең бала катнаша. Яшьләр оешмалары инфраструктурасын 33 яшьләр үзәге, 227 үсмерләр клубы, 50 балалар лагере, 153 өстәмә белем бирү үзәкләре тәшкил итә, – диде Тимур Сөләйманов.

Депутатлар патриотик тәрбия бирүне мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары гына түгел, шулай ук студентлар һәм эшче яшьләр, әти–әниләр арасында да активлаштырырга кирәклегенә басым ясады.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү