Татарстанның бер төзелеш компаниясе башлыгы, мохтаҗларны ашату өчен, Донбасска киткән

Республика проекты ярдәмендә көненә бишәр мең кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә.

Чаллы шәһәре советы депутаты, төзелеш компаниясе башлыгы Раил Миңнегалиев, кырык эшен кырык якка ташлап, волонтер булу теләге белән Лисичанскига киткән. Ул автомобиль төзүчеләр шәһәренең тагын бер хәйриячесе – Рөстәм Гатин белән туып-үскән шәһәреннән бик еракта яшәүче мохтаҗларны ашаткан, дип яза kazan.kp.ru.

– Проектта катнашуны, үз кулларым белән мохтаҗларга аш-су әзерләшүне үз бурычым итеп санадым. Рөстәм Гатинга әйтеп тормыйча гына, гуманитар йөк җыйдым да, шунда киттем. Мине күргәч, алар нык гаҗәпләнде, әлбәттә. Өч көн буе шуларга аш-су әзерләргә булыштым. Шулай итеп, эчке ихтыяҗымны – кешеләргә файда китерү теләген канәгатьләндердем, – ди Раил Миңнегалиев.

Эшмәкәр сөйләп үткәнчә, Татарстан проекты ярдәмендә Лисичанск шәһәрендә һәр көн саен бишәр мең кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә. Үзләренә ризык әзерләү хәлләреннән килми торган кешеләр бу.

– Ашарга пешерү өчен утыны, суы, ниндидер миче кирәк – ә аларны анда табып булмый. Һәр көн саен егетләребез бишәр мең кешенең тамагын туйдыра. Бер тапкыр уздырылган акция генә түгел, ә инде берничә ай дәвамында алып барыла торган көндәлек эш бу, – дип горурланып сөйли Миңнегалиев.
Исегезгә төшерәбез: Лисичанскида мохтаҗларны ашату өчен Чаллы шәһәре продуктлар бирә, ә Рөстәм Гатин егетләре шулардан аш-су әзерли.


Фикер өстәү