Татарстанда 19 яшьлек машинист ашлык өеме астында калып һәлак булган

Коточкыч хәл Әлмәт районының Кузайкино элеватор линиясендә килеп чыккан.

17 февраль көнне Әлмәт районы Кузайкино элеватор линиясендә 19 яшьлек машинистның гомере өзелгән. Тикшерүчеләр хезмәтне саклау таләпләрен санга сукмау очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, калибровка машинасының яшь машинисты ашлыкны суыртып агызганда, ашлык җыела торган “кое”га егылып төшкән һәм ашлык астында калган. Яшь егет шундук һәлак булган.


Фикер өстәү