Татарстанда узган елны көнкүрештә «химия» белән 2748 кеше агуланган

Узган елда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе көнкүрештә «химия» белән агулануның 2748 очрагын теркәгән. Соңгы биш ел эчендә бу күрсәткеч 1,6 процентка арткан, шулай да 2021 елдагы белән чагыштырганда 1,7 процентка кимегән.

2022 елда агулануларның күпчелеге (40,7 проценты) очраклы килеп чыккан  (үзбелдеклеләнеп дәвалану, даруны ялгыш куллану яки аның тискәре тәэсире аркасында). 25,7 процентының сәбәбе – исерү, шулай ук үз-үзенә кул салу. 33,6 проценты башка сәбәпләргә бәйле.

Белгечләр ачыклаганча, ир-атлар ешрак агулана (64,7%). Хатын-кызлар арасында мондый очраклар 1,8 тапкыр кимрәк теркәлгән (35,3%). Күңелсез очракларның 35,2 проценты химик матдәләргә (агу, көнкүреш максатындагы товарлар, сөрем газы, серкә кислотасы, азык-төлек, елан агуы һ.б.), 22,8 проценты – дару, 22,5 проценты – хәмер һәм башка спиртлы эчемлекләргә, 19,5 проценты  наркотик матдәләр белән агулануга туры килә.

Агуланудан үлем-китем күрсәткече 100 мең кешегә 15,3 күрсәткечен тәшкил иткән (алдагы елдагыга караганда 15,5 процентка кимрәк). 2018 елдагы белән чагыштырганда 1,3 тапкыр үсеш күзәтелә. Үлем-китемнәрнең төп өлеше  үсмерләр арасында теркәлә.


Фикер өстәү