Россиядә ата-аналар өчен яңа түләү барлыкка килергә мөмкин

Депутатлар яңа туган балалар өчен сертификат бирергә тәкъдим итә. Тиешле закон проектын Федерация Советы әгъзалары һәм ЛДПР партиясе Дәүләт Думасы депутатлары әзерләгән, дип хәбәр итә «Известия» газетасы.

Яшь ата-аналарга 30 мең сумлык сертификат бирә башларга мөмкиннәр. Бу акчаны алар беренче кирәк булган товарларга тота алачак. Депутатлар сертификатны керемнәре ике яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә бирергә тәкъдим итә.

2023 елда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 22 909 сум тәшкил итә. Парламентарийлар фикеренчә, бала өчен әйберләр сатып алуга бу акча аз. «Хәзер балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен теләсә нинди чаралар күрергә кирәк, бигрәк тә сүз яңа туган балалар турында бара», – ди Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов.


Фикер өстәү