Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонов белән очрашкан

Инде хәбәр ителгәнчә, Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә – Таҗикстан Республикасында эшлекле сәфәрдә. Алдагы көнне ул Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында “Россия белән Таҗикстан арасында эшлекле һәм инвестицион партнерлык” 9нчы төбәкара хезмәттәшлек конференциясендә катнашкан.

Эмомали Рахмон Рөстәм Миңнехановны бик җылы кабул иткән. Таҗикстан Президенты сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне җайга салу буенча багланышларны үстерүгә карата кызыксынуның зур булуын билгеләп үткән.

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше 57%ка үсеп, 30,7 миллион доллар тәшкил иткән.

“Эшлекле сәфәр алышу барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерүгә әйбәт этәргеч бирә. Татарстанның кайбер предприятиеләре үзләренең продукциясен Таҗикстанга җибәрә дә инде. Сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк дип саныйм”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме эшчәнлегенә аерым тукталып үткән. Татарстан Рәисенең төркем җитәкчесе булып торуын искә төшерик. Төркем эшендә үз илләрендә абруй-хөрмәт казанган сәяси эшлеклеләр, эшлекле даирә, фән, дини өлкә белгечләре катнаша.

“Без Сезнең илнең төркем эшенә зур өлеш кертүе өчен рәхмәтлебез”, — дигән Рөстәм Миңнеханов.
Форсаттан файдаланып, Татарстан Рәисе Таҗикстан делегациясен 2023 елның 18-19 маенда Казанда үтәчәк “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисади форумына чакырган.


Фикер өстәү