Рөстәм Миңнеханов иң алдынгы 3 губернатор исемлегенә кергән

Татарстан Рәисе, Мәскәү мэры һәм Чечня башлыгы белән бергә, лидерлар өчлегендә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров белән бергә, иң йогынтылы губернаторлар өчлегенә кергән. Исемлек февраль ае йомгаклары буенча төзелгән.

Белгечләр фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов коммуналь челтәрләрне яңарту программасын тормышка ашыру, шулай ук 2024 елда Казанда “Киләчәк уеннары”на әзерләнү нәтиҗәсендә шулай югары күтәрелгән.

Сүз уңаеннан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы буенча “Гoссовет 2.0” губернаторларның сәяси тотрыклылыгы рейтингында лидерлыкны саклап калган. Республика Башлыгы дустанә илләр җитәкчелеге белән элемтәләрне дәвам итә.


Фикер өстәү