Шәмси ага мәктәбе: «Олы булсаң да, кече була бел»

Шәмси ага Хамматов мәктәбен үткән кешеләр үзләрен бәхетле саный. Ни өчен? Чөнки ул безне тәртипле булырга, башкаларны ихтирам итәргә, милли мәнфәгатьләр өчен  көрәшергә, каләм, сүз бәясен белергә өйрәтте. Бу зур, ышанычлы мәктәп иде. Шәмси ага аңлатканнар, әйткәннәр актуальлеген беркайчан да югалтмады.

Бүген Шәмси Хамматовның эшенә дөрес бәя биреп, аның исемен мәңгеләштерү (1000 еллык Казаныбызда, һичшиксез, аның исемендәге урам, китапханә яисә мәдәният сарае, ә бәлки Журналистлар берлеге йорты булырга тиеш) бик урынлы булыр иде.

«Социалистик Татарстан» газетасына эшкә алуны үтенеп язган гаризамны тапшыру өчен мөхәррир Шәмси Хамматов бүлмәсенә кердем. Беренче эш итеп, ул минем кайсы төбәктән булуымны сорады: «Татар телен беләсеңме соң? Районыгызда нигездә руслар яши бит», – диде ул, шаярткан булып, һәм ни дәрәҗәдә ана телен белүем белән кызыксынды. «Әйе, беләм, мин бит – саф татар авылы кызы», – дидем. Өч ел буена язу машинкасында чыныгу алгач,  канцеляриягә эшкә күчерделәр. Вазыйфама хезмәткәрләрнең шәхси документлары, мөһим кәгазьләр белән эшләү йөкләнде. Турыдан-туры Шәмси аганың кул астында эшләргә, пөхтә, сабыр, әдәпле, хезмәткәрләргә аерата игътибарлы булырга, тынычландыру чарасын да, гозерләрен үтәү юлларын да таба белергә кирәк иде. Бик еш түрәләр, аларның ярдәмчеләре белән дә сөйләшергә туры килде. Мондый чакларда аерата җаваплы булырга, сүз кадерен белергә кирәк, ялгыш кына да хата җибәрергә ярамый.  Шул вакытта Шәмси аганың: «Син бер дә борчылма, сеңлем, елмаеп кына эндәш», – дигән киңәшләре, белемеңне күтәрергә менә бу китаплар да ярдәм итми калмас дип, әдәплелек, дипломатия хезмәте, телефоннан ничек сөйләшү кагыйдәләрен эченә алган китапларны кулыма тоттыруы хәтеремдә. Мин хәзер дә ул китапларны кат-кат укыйм.

Шәмси ага күп вакытын бюро, президиум утырышларында, төрле киңәшмәләрдә үткәрсә дә, редакциягә кайтып җыелыш уздырырга да, төпле киңәшләрен бирергә дә, газетада чыгачак материалларны да карап, тикшереп, кирәк булса, редакцияләп чыгарга да  өлгерә иде. Йомышны кушканда да сүзен: «Бу эшне башкару сезгә авыр булмасмы икән?» – дип  башлады.  Эшне тәмамлаганнан соң: «Бик зур рәхмәт», – дип, итагатьлелек күрсәтеп, эшне бәяли белде.

Пөхтәлеге,  зәвыклы киенүе,  кешелекле булуы белән дә аерылып торды ул. Гадилеге белән җәлеп итте. Пөхтәлекне хезмәткәрләрдән дә таләп итә белде. Көндәлек җыелышларда, һәрбер кешене игътибар белән күзәтеп чыкканнан соң, фамилияне әйтеп түгел, ә гомумиләштереп: «Торба чалбарлар» яисә «бик үк саф булмаган килеш редакциягә эшкә килмәсәгез дә ярый иде…» – дип, кешене кимсетмичә генә  әйтте.  Киңәшләрен исә,  кешене үз бүлмәсенә чакырып, күзгә-күз карап кына әйтә торган иде. Хезмәткәр үпкәләп калмасын өчен, аның уңай сыйфатларына басым ясап, мактап, эшкә дәртләндерә белде. Шуңа да аңа беркем үпкәли алмады, киресенчә, рәхмәтләрен генә әйтте.

Шәмси аганың турыдан-туры ярдәмчесе дә булырга туры килде миңа. Шул җәһәттән аның эш кәгазьләрен дә, кулъязмаларын да, китапларын да язу машинасында бастырдым. Аерым алганда,  Татарстан китап нәшриятында татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Муса Җәлил – партия солдаты», «Муса Джалиль – солдат партии», «Муса Җәлил, аның каләмдәшләре», «Муса Джалиль – интернационалист» китапларын үз кулымнан үткәрергә һәм бу китапларны язганда кирәк булган һәртөрле эш кәгазьләрен дә, Бөек Ватан сугышы һәм аңа кадәр булган чордагы газета төпләмәләреннән Муса Җәлилнең (ул вакытта латин графикасында) мәкаләләрен, информацияләрен, шигырьләрен хәзерге кириллица хәрефләре белән күчереп язарга да туры килгәләде. Бүләк итеп биргән китапларга: «Ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтеп, ихтирам белән Шәмси абыең», – дип язып бирде. Мин ул китапларны бүген дә кадерле ядкәр итеп саклыйм.

Шәмси Хамматов:

“Олы булсаң да, кече була бел. Тырышлыкны бер йодрыкка туплаганда, хәл ителмәслек мәсьәләләргә урын калмый. Журналистлык ул – авыр, әмма мактаулы һөнәр”

Әйтергә кирәк: үзенә ярдәмчеләрне дә сайлый белә иде мөхәррир. Шул җәһәттән Миншәех Зәбировны  искә алып китәр идем. Газетаны тәртиптә тотарга ярдәм итүче җаваплы сәркатип Миншәех Харисович миһербанлылыгы, ярдәмчеллеге, оештыра белү сәләте белән бик күпләрдән  аерылып торды. Бу чорда редакциядә танылган журналистлар Рафак Тимергалин, Марат Әмирханов, Дифгать Сираев, Мөнир Әһлиуллин, Мөнир Абдуллин, Әхмәт Гаязов, Ислам Әхмәтҗанов, Габделбәр Ризванов, Сәмигулла Хәйретдинов, Әмин Раков, Илдус Илдарханов, Хәлим Гайнуллин һәм башкалар эшләде. Коллективта бер­-береңә карата үзара хөрмәт, ярдәмчеллек, игътибарлылык, какшамас тәртип хакимлек итте. Боларның барысы да җитәкчебез Шәмси ага Хамматов абруе белән эшләнде. Үз-үзенә битараф, эленке-салынкы булганнарга аның киңәше бер генә булды: «Коллективка тап төшермәгез, гаиләгезне борчуга салмагыз!» Хезмәткәрнең нәрсәгә сәләтле икәнен фаразлау сәләте бар иде анда.  Талантлыларны, көчле рухлыларны югарырак урыннарга урнаштыру ягын кайгыртты. Газета битләрендә бары тик гаделлекне генә чагылдыруны, килгән кешеләрнең гозерләренә аерата игътибарлы булуны, вакытында чара күрүне таләп итте.

Обком бюросы утырышларында кечкенә генә хата өчен дә шелтәләүләрен Шәмси агадан ишетеп белә идек. Шул вакытларда аз гына дулкынланып алганы өчен дә, бераз тавышымны күтәреп сөйләштем, ахры (хәтта тавышын күтәрмәгән очракта да, эчтән борчылганын сизепмедер), дип гафу үтенә иде.

Хезмәткәрнең гозеренә аерата игътибарлы иде ул. Эшкә урнашканда аның гаиләсе, нинди тормышта, фатирда яшәве белән җентекләп кызыксына. Кирәк булса, ярдәм итү чарасына керешә: торак алырга булыша, матди ягыңны да кайгырта, белемеңне күтәрү ягын да карый. Партия мәктәпләренә, курсларга җибәрү эшен дә җайлый иде. Ә ул вакытта белемеңне күтәрмичә торып, бүлек җитәкчесе яисә югары оешмаларга урнашуны күз алдына да китереп булмый иде.

Шәмси Хәбибуллович эш аты булды. Газетаның баш мөхәррире вазыйфасын башкару белән бергә, Татарстан Журналистлар берлеген дә җитәкләде, Татарстан өлкә комитеты бюросы, Югары Совет президиумы әгъзасы булып та торды. Аңа ярдәм, киңәш сорап, бик күп журналистлар, язучылар, гади кешеләр дә килде. Шәмси аганы үз итеп, язучылар Нури Арслан, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Зәки Нури, Мәхмүт Хөсәен, Нәби Дәүли, Самат Шакир, Фатих Хөсни кебек каләм ияләре еш булды. Мәхмүт Хөсәен, Нәби Дәүлинең шаярып сөйләшүләре әле дә хәтеремдә.

Тормыш гел эш белән генә бармый, әлбәттә. Шәмси аганың гаиләсе белән дә элемтәдә торып, телефоннан аралашырга туры килде. Фатирларына кунакка да дәшәләр, шундый кунакчыл, үз туганнары кебек кабул итәләр иде. Хатыны Наилә ханым, кызы Дамирә ханым, улы Шамил белән дә элемтәдә тордым. Очрашкан саен ниндидер дулкынлану кичереп, сокланып кала идем бу гаиләгә.

Шәмси аганың биргән киңәшләре, акыллы фикерләре һаман да ярдәм итә, яшәргә дәрт, илһамланырга көч бирә, дисәм дә, хакыйкатькә хилаф итмәмдер. Аның җитәкчелегендә 1983 елның июненә кадәр эшләргә туры килде (ул лаеклы ялга киткәнче). Һәм ул минем өчен чын тормыш мәктәбе булды дип саныйм. Шәмси аганы бүген дә аерата мәрхәмәтле, шәфкатьле, милләтне кайгыртучы олуг зат итеп искә алам.

Бүген татар милләтендә мондый кешеләр күбрәк булсын иде. Шәмси абый бит ул зур океанда боз тауларын ерып барган бозваткыч корабны хәтерләтә. Нинди генә хәлдә дә ул ана телебезне бетерүгә юл куймады. Хәтта генсек Леонид Брежневның «бер совет теле»нә алып барырга яисә яшерен рәвештә халыкларны руслаштыру сәясәтенә дә үзенең какшамас дәлиле белән берләштерелгән өлкә газеталарының төп яисә әйдәүче редакция итеп татар редакциясен калдыртты һәм кырыс вә кискен көрәш барганда телебезне яклый алды.

Бүгенге мөхәррирләргә шундый көч, шундый дәрт, шундый кодрәт телим.

Сәкинә Алтынбаева


Фикер өстәү