Фермерлар чаң кага: складта яткан ашлык белән нишләргә?

Фермерлар чаң кага. Бүген алар амбар тулы ашлыкларын кая куярга белми аптырый. Сатып җибәрерләр иде дә, алучысы юк. Сату булмагач, керем дә юк. Ә алда авыл хуҗалыгында җаваплы чор – язгы кыр эшләре тора.

Бу проблема турында алардан моңа кадәр дә ишетеп белә идек. Ә узган атнада әлеге мәсьәлә республика дәрәҗәсендә кузгатылды. Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе корылтаенда оешма җитәкчесе Камияр Байтимеров амбарларда 6 млрд сумлык ашлыкның үз чиратын көтеп ятуын җиткерде.

– Узган ел фермерлар мул уңыш – 1 млн 321 мең тонна ашлык җыеп алды. Тик алар аны сата алмый. Бу хәл узган көздән үк килә. Проблеманы никадәр тизрәк хәл итсәк, алар шуның кадәр тизрәк язгы кыр эшләренә тотына алыр иде, – диде Камияр Байтемиров.

Соңрак бу проблема Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында да әйтелде. Ул вакытта министр Марат Җәббаров:

– Безгә ашлыкның рекордлы уңышы аның бәясен төшергәнне дә исәпкә алырга кирәк. Бүген аның бер тоннасы 8 меңнән 11 мең сумга кадәр. Бу – узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр азрак, – дигән иде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге проблеманы ашлыкны терлекчелектә файдаланып хәл итәргә тәкъдим итте.

– Безнең республика терлекчелек белән шөгыльләнә. Логистика белән проблемаларны исәпкә алып, безгә ашлыгыбызны үз терлекчелегебез аша уздырырга кирәк, – диде ул.

Фермерлар аксакалы, Чүпрәле районында яшәп, озак еллар хуҗалык тотучы Равил Бикчуровка шалтыратып, аның фикерен белештек.

– Бүген барлык фермерлар алдында торган төп мәсьәлә бу, – диде ул. – Бүген алар ашлама да, гербицид та, солярка да ала алмый, чөнки ашлык сатудан акча керми. Алда – чәчү чоры, ә бит запас частьларга да, ашламага да, ягулыкка да бәя төшмәде. 2015 елда һәркайсын 5,5 млн сумга ике комбайн алган идек. Хәзер ул комбайннар 18 млн (!) сум тора. Өч ел элек 10 млн сум 600 меңгә яңа К-700 тракторы алдык. Бүген ул 17 млн сум тора. Күрәсезме, чыгымнар ничек зур? Складта яткан ашлык – үле капитал ул. Көнбагыш белән дә шул ук хәл. Узган ел без аны 50 сумнан саттык. Быел ул 25 сум 50 тиен тора. Мин бу проблемаларны Мәскәүдә узган съездда да сөйләп кайттым. Безгә хәзер нишләргә? Аптыраган…

Фермер фикеренчә, һәр нәрсә планлаштырып эшләнергә тиеш.

– Планлы икътисад кирәк, – ди ул. – Кем ни тели, шуны эшләү булырга тиеш түгел. Боларны контрольдә тотар өчен баш та, муен да кирәк. Элеваторларда азык-төлек запасын туплауны да дәүләт кайгыртсын иде. Эре агрохолдинглар белән генә эшләмичә, безгә дә игътибар булсын иде. Ашлыкны үстерү генә түгел, аңардан уңышлы табыш та алырга кирәк бит әле. Безнең кебек авылда нужа күреп, тырышып-тырмашып эшләүчеләргә ярдәм кайчан булыр икән ул?

Әлеге хәл бер Татарстанда гына түгел. Ашлыкның чамадан тыш күплегеннән башка республика фермерлары да иза чигә. Съездда Башкортстан фермеры Зифкат Сәетгалиевнең ялкынлы чыгышын башкалар алкышларга күмде.

– Без узган ел 5 млн 300 мең тоннадан артык ашлык җыеп алдык, – диде ул. – Башкортстанга 2,5–3 млн тонна икмәк җитә. Димәк, безнең 2,5 млн тонна артык ашлык бар. Тик ул Свердловск өлкәсенә дә, Чиләбегә дә, Татарстанга да, Удмуртиягә дә кирәкми. Кыскасы, беркемгә кирәкми. Ә без аны ни дип үстердек? Продукцияне базарга кирәк кадәрле генә җитештерергә кирәк. Артык продукция исраф булмасын. Бу ашлык безгә кирәк, ләкин базарга кирәкми ул. Шулай булгач, аны кая да булса чыгарып чәчикмени?

Утырышта безнең янәшәдә утыручы фермерлар да, аның һәр җөмләсеннән соң диярлек: «Дөрес әйтә бит, чыннан да шулай», – дип кабатладылар.

Зифкат Сәетгалиев фикеренчә, ашлык бәясе 12 сумнан да кимрәк булырга тиеш түгел.

– Минем кечкенә генә хуҗалыктагы барлык амбарлар ашлык белән тулы. Бүгенгә мин аның дүрттән бер өлешен саттым. Калганнар анысын да сата алмый. Минем хәзер башымнан бер уй китми: яңа ашлыкны кая куярга? Мин бит аны 6 сумга сатып җибәрә алмыйм. Икътисад законы буенча, монысын сатмый торып, чәчәргә кирәкми. Элеваторлар да шәхси кулларга күчеп бетте, анда да саклап булмый, – диде ул.

Тик Әлмәт районы фермеры Наил Рәфыйков проблеманы артык күпертмәү яклы.

– Чәчмик, утыртмыйк, дигән сүзләр белән берничек тә килешә алмыйм, – ди ул. – Безнең әби-бабайларыбыз ат белән сөргән, кул белән эшләгән. Без дә эшләргә һәм илне туендырырга тырышабыз.

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү