Татарстан Рәисе түбәләрдән боз җыюны контрольдә тотуны көчәйтергә һәм язгы су басуларга әзерләнергә кушты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов түбәләрдән боз җыюны контрольдә тотуны көчәйтергә һәм язгы су басуларга әзерләнергә кушты. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, язгы чор башлану белән гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү буенча берничә сезонлы мәсьәлә актуаль булып кала. Беренчедән, бу күп фатирлы йортларның һәм башка биек йортларның түбәләреннән кар һәм бозларны җыю. Ел саен кар төшү очраклары аркасында кешеләр, шул исәптән балалар да имгәнә, транспорт чаралары зыян күрә.

Мәсәлән, календарь яз башлангач, «Инцидент менеджмент» системасы тарафыннан гражданнарның бу тема буенча мөрәҗәгатьләренең күп тапкыр артуы билгеләгән. Әгәр февральдә социаль челтәрләрдә 25 хәбәр булса, 10 мартта 83 басма чыга. Иң күп шикаятьләр Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Зеленодольск районнарыннан килә. Бөгелмәдә ике җитди вакыйга булган. Бишенче мартта өч кеше түбәдән төшкән кар массасы корбаннары булудан котылып кала, ә тугызынчы мартта боз кисәге унбер яшьлек малайга төшә. «Биналарның хуҗалары бар, алар бу эш өчен җаваплы. Бу вакыйгалар — милекчеләрнең объектларны тоту буенча йөкләмәләргә карата җавапсыз, ваемсыз мөнәсәбәте, шулай ук җирле хакимиятләр һәм күзәтчелек органнары тарафыннан җитәрлек контроль булмау нәтиҗәсе», — диде ТР Рәисе.

Шулай ук язгы ташкын вакытында юл инфраструктурасы объектларын, күперләрне, аерым торак пунктларны һәм микрорайоннарны су басу ихтималы бар. Рөстәм Миңнеханов Транспорт министрлыгына су үткәрү торбаларын һәм күпер асты киңлекләрен вакытында чистартуны тәэмин итәргә кушты. «Муниципалитет башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре белән берлектә, су басуларны кисәтү һәм бетерү өчен техника һәм ресурсларның әзерлеген тәэмин итәргә кирәк. Кирәк булганда су басу зоналарыннан халыкны вакытлыча урнаштыру өчен урыннар оештырырга. Моннан тыш, гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү чараларын күрергә кирәк», — дип өстәде Татарстан Рәисе.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү