Хәрби белгеч махсус хәрби операциянең хәлиткеч көрәш урынын атады

Хәрби эксперт Василий Дандыкин махсус операциянең борылыш чоры якынлаша дип саный. Ул хәлиткеч көрәш башланыр урынны атады.
Василий Дандыкин Украина хәрби көчләренең Запорожье юнәлешендә ихтимал һөҗүмен фаразлый. Киевка аннан Азов диңгезенә таба бару өчен Мелитополь юлын ачу кирәк. Максат — Кырымга кадәр коры җир маршрутын кисү.
«Бу махсус хәрби операциянең борылыш вакыты булачак. Чагыштыруы дөрес түгел, әмма мин Курск дугасы белән тиңләр идем», — дип Дандыкинның сүзләрен китерә «Народные новости».


Фикер өстәү