Иммунитетны ныгыту өчен С витамины гына җитмәвен әйткәннәр

Кешегә көненә нибары 50 мг С витамины кирәк.

Югары категорияле терапевт-табиб Алексей Водовозов “РИА Новости” хәбәрчесенә белдергәнчә, иммунитетны ныгыту, вируслардан саклану өчен С витамины гына җитми. Фәннитикшеренүләр нәтиҗәсендә мәгълүм булган бу.

Витаминнар гадәттә азык-төлек составында була. Шуңа күрә, табиб әйтүенчә, С витамины җитмәүгә бәйле чынбарлыктагы авитоминоз бик сирәк очракларда гына күзәтелә. Мәсәлән, цинга авыруы очрагында.
Белгеч кисәткәнчә, С витаминын артык күп кулланырга ярамый. Составында шушы витамин булган препаратларны еш кулланган очракта сидек юлларында таш барлыкка килергә мөмкин.

Кешегә көненә нибары 50 мг С витамины таләп ителә. Шул ук вакытта даруларда бу матдә – күпкә зуррак микъдарда, дигән Водовозов.

Табиб билгеләп үткәнчә, гөлҗимеш һәм татлы борычта, шулай ук кара карлыган, кәбестәдә С витамины күп.


Фикер өстәү