Техник Инсаф Фатыйхов: «Күпләр әле артышның файдасын белеп бетерми»

Инженер-конструктор иҗатны аңламый дип кем әйтә ала? Әнә Казан электр приборлар заводында инженер-конструктор булып эшләүче Кукмара егете Инсаф Фатыйхов артыштан картиналар ясый. Аның өчен табыш түгел, күңел кушкан эш белән шөгыльләнү кадерлерәк. Хезмәтләрен йорт, мунча бизәр өчен дә сатып алалар. Ясаган шәмдәлләре – үзе бер романтика. Техник егет лирик та булып чыкты.

Инсаф – Кукмара районының Кәркәүч авылы егете. Казан дәүләт энергетик университетын тәмамлаган. Бала чактан ук сызым сызарга, нәрсә дә булса уйлап табарга яраткан. Инженер-конструктор һөнәрен сайлавы очраклы түгел. Ә менә картиналар ясау белән шөгыльләнүе уйламаганда килеп чыккан. Ике ел элек социаль челтәрдә агачтан ясалган матур паннога күзе төшкән. Кызыксына башлагач, артыштан ясалган картина икәнлеге ачыкланган. Әлеге агачны әллә кая барып эзләргә кирәкми. Авыл читендә үсә ул. Рәссамлык сәләте дә бар, анысы әтисе Мөниптән күчкән. Шулай итеп, картиналар иҗат итәргә тотынган егет. Туган авылында кечкенә генә остаханә ачкан.

– Артышны күрдең дә кистең түгел. Куе булып үскән урыннардагы агачларга зыян китермичә генә чистарта башладым, – ди 28 яшьлек егет. – Агачтан зур һәм кечкенә түгәрәкләр кисәм. Картина матур килеп чыксын, буш ара калмасын өчен, төрле зурлыктагысы кирәк. Ылысыннан ис чыгара торган саше (хуш ис чыгара торган кечкенә капчык) эшлим. Аңа берни дә сибәсе юк. Агачның үзәген алып, шәмдәлләр дә ясадым. Бу эштә сабырлык һәм кешенең зәвыгын аңлау кирәк.

Технологиясенә килгәндә, әллә ни катлаулы түгел. Әмма картинага туры китереп, түгәрәкләр сайлау шактый вакытны ала. Монда төгәллек сорала. Инсаф башта агачны яхшылап киптерә. Артыш ярылмый, шунысы яхшы. Төсен дә үзгәртми икән. Агачның формалары да кабатланмый. Шуңа күрә бер рәсем икенчесен кабатламый. Ябыштыру өчен фанер куллана. Җилемне махсус сайлый. Ни өчен дигәндә, картина сатып алучылар, беренче чиратта, нинди җилем белән ясыйсың, дип сорый икән. Шуңа күрә аның составына игътибар итә.

Беренче картинасы гади. Бөтен җире түгәрәктән торган яссылыкны хәтерләтә. Тик аны башкарып чыгу өчен, Инсафның өч көн вакыты киткән. Хәзер инде остарган, картинаны бер көндә үк эшләп бетерергә мөмкин. Беренче эшен дус егетенә бүләк иткән. Аннан фанерга хайван рәсемнәрен ябыштыра башлаган. Болар – аю, куян, болан, пошилар. Әлеге җәнлекләр сурәтләнгән хезмәтләр күпләрне кызыксындыра икән. Инсаф ничә картина ясаганын исәпләп бармый. Әгәр кешеләрне сөендерә алса, шул да җитә.

Егетнең хезмәтләрен берсеннән күреп икенчесе ала. Картиналарны күбрәк мунчага, ял итә торган урыннарга элү өчен сорыйлар икән. Андыйларга артыш исе чыгып тору мөһим. Кемдер әлеге картиналар белән фатирларын бизи. Шәмдәлләре йортка үзе бер сихрилек өсти.

Картинаның төгәл бәясе юк. Зурлыгына да, түгәрәкләрнең никадәр тыгыз урнашуына карый икән. Алар арасында 1–3 мең сумлыгы да бар.

– Күпләр әле артышның файдасын белеп бетерми. Әлеге агачның экологик ягына игътибар итсеннәр иде. Хәзер бит ул мәсьәлә икенче планга калды. Мин беренче чиратта шуны аңлатырга тырышам. Табышы турында әллә ни уйламыйм. Дөресрәге, бу шөгыль күңелгә рәхәтлек бирә, – ди Инсаф. – Остаханә авылда булса да, кирәкле әйберләрне фатирга алып килдек. Кичләрен хатыным Язгөл белән бергәләп эшлибез. Кәркәүчкә исә атна саен кайтырга тырышабыз.

Заводта эшләргә авырракмы, әллә иҗат эше күбрәкне таләп итәме? Техник белгечләргә сорау зурмы? Егеттән шул хакта да сорадык. «Конструкторларга ихтыяҗ артты. Беркайда җиңел түгел. Тик яратып башкарган эш бервакытта да кыенлык китерми. Әмма заводта авыррак дияр идем», – диде ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү