20 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Җир көне

Бу бәйрәм БМО инициативасы белән 1971 елда гамәлгә кертелә. Халыкара бәйрәмнәр календаренда Җирнең ике көне бар – бүгенге көн Язгы көн белән төн тигезлегенә багышлана, ә икенчесе – 22 апрель. Беренчесе тынычлык һәм гуманистик юнәлешле, икенчесе – экологик юнәлешле.

Бу көнгә нигез салучы дип Америка җәмәгать эшлеклесе Джон Мортон санала. Ул 1840 нчы елларда илдәге һәр гражданның әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт программасы кысаларында агач һәм куаклар утырту кампаниясен җәелдереп җибәрә. 1872 елда  яшелләндерүгә багышланган көн билгеләргә тәкъдим итә. Шулай итеп, Агач көне барлыкка килә, ул шунда ук бик популяр була.

Тиздән бу инициатива иҗтимагый хәрәкәткә әверелә. 1970 елдан башлап, бәйрәмнең мәгънәсе әйләнә-тирә мохитне саклауның гомуми идеясенә кадәр киңәя. Шулай итеп Җир көне барлыкка килә.

 

Бөтендөнья астрология көне

Бөтендөнья астрология көне дә язын көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән көнне билгеләнә. Төнге күк гөмбәзендәге бихисап йолдызларны йолдызлыкларга бүлеп, аларга исемнәр бирү һәм йолдыз санаучылар, йолдызнамәләр тәүге тапкыр юнан халкында барлыкка килгән дип саналса да, астрологиянең тамырлары шумер-бабил астраль мифларына барып тоташа һәм төрле мәҗүси культлар белән бәйле. IX-X гасырларда гарәпләрдә дә таралып, Европага үтеп керә, соңрак, фән үсеше нәтиҗәсендә кысрыклап чыгарыла. Төрки йолдызнамә Кытай календарена охшаш, һәр ел бер хайван исеме белән атала.

 

Халыкара бәхет көне

Истәлекле көн БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2012 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының барлык 193 әгъза-дәүләте вәкилләре ярдәме белән Бутан Корольлеге инициативасы белән гамәлгә куела. Бәйрәмнең максаты – игътибарны кешеләрнең тормыштан канәгать калуына юнәлтү һәм аларның бәхетле булу омтылышларына ярдәм итү.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү