Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Татар белән һинд бер түгел

Югалган кәсепләрне кайтарырга, милли киемне популярлаштырырга, халык һөнәрчелеге осталарын бер урынга тупларга. Кайтарырга тырышучыларга исә булышырга. Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать буенча совет утырышында киләчәкне кайгырту турында сөйләштеләр.

Хәер, Рәис Рөстәм Миңнехановка сөйләшүләрнең гамәл-нәтиҗәләре мөһимрәк иде. Сөйләшә-сөйләшә, шактый сулар акты инде. Рәис сүзләре белән әйтсәк, ата-бабаларыбыз эш белгән, без исә күбрәк сүз белән эшлибез. Ни кызганыч, югалтуларыбыз күп икән шул. Әйтик, келәм туку, сөяккә уеп язу, Чабакса чүкүе, декоратив сәнгатьнең кайбер төрләрен торгызырга кирәк. Казан музыка уен кораллары фабрикасы, Арча читек фабрикасы кебек предприятиеләрнең ишегенә йозак эленгән. Хәзер барысын да комплекслы рәвештә кайтару, заманага яраклаштыру, кызыклы итү мәсьәләсе тора.

Гаеп үзебездә дә. Барысы да бик гади нәрсәләрдән башлана бит. Мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, милли киемнәрне кимәсәк, көндәлектә борынгыдан килгән аш-суларыбызны әзерләмәсәк, савыт-саба кулланмасак, бизәнү әйберләре такмасак, туристларга гына өметләнсәк, ерак китеп булмас.

Рәиснеке дә мәдәният министры фикере белән охшаш. Бу җәһәттән Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат Якутиягә сәфәрен искә төшерде. Республика җитәкчесе аларның Ысыах милли бәйрәмен аеруча үз итеп кайткан иде. «Безнең Сабан туе хәзер «килдем, ашадым-эчтем, биедем»гә әйләнде. Якутлар үз традицияләрен саклый. Милли бәйрәмгә барысы да милли киемнән килә. Югыйсә, безнең дә Сабан туе бик тирән мәгънәле бит. Эчтәлек кирәк. Мин алардан ак көнләшү белән көнләштем. Министр дөрес әйтә. Үзебез кимәсәк, үзебезгә кирәкмәгәч…» – диде ул.

Югалтуларыбызны акларга да тырышты Рәис. Ни дисәң дә, авыр еллар кичелгән, кыйммәтләр дә башка төрле булган. Шулай да кәсепчелек белән ата-бабаларыбыз кебек шөгыльләнә алмаячагыбыз көн кебек ачык. «Без алар эшләгән кадәргә якын да килә алмыйбыз. Алар остарак булган димме соң?! Музыка уен кораллары, зәркән эшләнмәләр, дисеңме. Без күбрәк сөйләшергә яратабыз шул. Торгызырга кирәк, әлбәттә. Әмма ул волонтерлык хәрәкәте дәрәҗәсендә генә булмасын иде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Димәк, белмәгәннәрне укытырга, осталарның осталыкларын камилләштерергә, эшмәкәрләргә мөмкинлекләр бирергә, сатарга өйрәтергә кирәк.

Белем бирү дигәннән, республикада 13 балалар сәнгать мәктәбе, Фешин исемендәге училище эшли, техникум бар. Тик бу гына җитәме икән? Балалар бакчасы, гаилә, мәктәп тә бар бит әле. Бу уңайдан «Адымнар» мәктәбен үрнәк итеп куйдылар. Балалар анда халык кәсепләренә дә өйрәнә икән.

Өйрәтү дигәннән, мәдәният министры әйтүенчә, районнардагы мәдәни-ял итү учреждениеләрендә бу юнәлештә күчмә уку оештыру нияте дә бар.

Ә инде осталарны өйрәтү дигәндә, аларга маркетолог, дизайнер ярдәме кирәк. Еш кына кулы һөнәр белгәннәр икътисад базарындагы үзгәрешләрне чамалап бетермәскә дә мөмкин бит. Әмма, Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, өйрәткәндә дә кәсепнең табыш китерә торган булуын аңлатырга кирәк.

Рәис Рөстәм Миңнеханов исә, барысын да берләштергән үзәк кирәк, ди (IT парк, Химград кебек). Хакимияттәгеләр инде урынын да тапкан бугай.

– Һөнәрчеләргә шартлар тудырылган мәйданчык кирәк. Анда алар эшләсен дә, өйрәнсен дә, тәҗрибә дә алмашсын. Шунда ук сату эшен дә көйләргә була, – диде республика җитәкчесе.

Утырышта Ирада Әюпова һөнәрчеләрне һәм үзен борчыган тагын бер мәсьәләне күтәрде. Ул да булса – патент алу. Мәдәният министры китергән мәгълүматка карасаң, республикада патент алу хакы 58767 сум икән. Чагыштыру өчен: Мәскәүдәгеләр моның өчен 29836 сум түли. Финанс министрлыгының утырышта катнашкан вәкиле моны салым салуның гадиләштерелгән системасына күчү белән аңлатты.

Министр куллары һөнәр белгән кешеләргә мактаулы исем бирү турында да хыяллана. Шундый дәүләт бүләген оештырып булмасмы, дип сорады Ирада Әюпова Рәистән. Чыннан да, исемле булу – азмы-күпме, стимул инде ул.

– Мин сине мактармын да, мине мактадылар дип, тыныч кына кайтып китәрсең, – диде Рөстәм Миңнеханов утырыш ахырында министрга. – Тик, асылда, мин сезне шелтәләргә тиеш идем. Инициатива юк. Артта калган тармакларыбыз күп. Без ата-бабаларыбыз шөгыльләнгән кәсеп белән шөгыльләнергә тиеш, бу – безнең үзенчәлегебез.

Сүз уңаеннан, чара башында Ирада Әюпова, кайбер осталар белән күптән түгел Һиндстанда булып кайтуын әйтте. Күргәннәрен үрнәк итеп сөйләп күрсәтте: «Фәридәбадтагы иң зур ярминкәдә үзебезнең сәнгатебезне тәкъдим иттек, анда 45ләп ил үз продукциясен китерә икән. Бу продукциянең күп өлеше эчке куллануга юнәлдерелгән.

Туристлар һәм продукцияне үзебездә куллану бер-берсен тулыландырырга тиеш».

Рөстәм Миңнеханов исә: «Һиндстан дисең дә син, алар бит – миллиард ярым. Без азрак», – диде. Татар белән һинд бер түгел шул. Безгә әле миллилекнең дә актуаль икәнен, искелек калдыгы түгеллеген аңыбызга сеңдерү кирәк иң элек.

САН

* Зәркән, күн әйберләр, бижутерия, музыка кораллары җитештерү юнәлешендә эшләүче 1,5 меңнән артык кече һәм уртак бизнес субъекты бар. Бары тик 41е генә «халык сәнгате кәсепләре» буларак теркәлгән. Шуларның 13е социаль предприятие статусын рәсми рәвештә раслаган.

* Белгечләр республикада традицион халык кәсепләренең һәм һөнәрләренең 11 төрен теркәгән. Элек бу сан 35тән артык булган.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү