Танылган җырчы Наталья Власова автомобиленә билгесез кеше аткан, дип хәбәр итә «РЕН ТВ» телеканалы.
Бу хәл җырчы Иваново шәһәрендә гастрольләрдә булган чорда килеп чыккан. Башкалага кайткач, ул автомобиль кузовында биш пуля тапкан.
Наталья Власова полициягә мөрәҗәгать иткән, аның гаризасы буенча тикшерү уздырыла, җинаятьчене эзләү алып барыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat